татарский Языки народов России

Татарский язык: 15 урок

Выучи язык с авторами сайта!

Урок пятнадцатый / Унбишенче дәрес.

Как говорим о том, кто нам нужен или что нам нужно?

Кем яки нәрсә кирәклеген ничек әйтәбез?

Прочитайте

  • Гафу итегез, Сезгә кем кирәк?
  • Миңа директор кирәк.
  • Гафу итегез, Сезгә нәрсә кирәк?
  • Миңа татарча-русча сүзлек кирәк.
  • Извините, кто вам нужен?
  • Мне нужен директор.
  • Извините, что вам нужно?
  • Мне нужен татарско-русский словарь.

Прочитайте и запомните

Сиңа бу китап кирәкме?- Әйе, әлбәттә, миңа бу китап кирәк.

Гафу итегез, Сезгә директор кирәкме?- Әйе, миңа директор кирәк.

Сезнеңчә, бу сүзлек кемгә кирәк?- Минемчә, бу сүзлек укучыларга кирәк.

Игътибар итегез! Обратите внимание!

Кирәк- надо, нужно

Кирәкми- не надо, не нужно

Алма кирәк- нужно яблоко.

Существительное используется в именительном падеже.

 

Ознакомьтесь со стихотворением

Әни кирәк (Р. Миңнуллин)

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә —

Әни, димәк!

 

Ответьте на вопросы

Гафу итегез, Сезгә кем кирәк? Сиңа нинди сүзлек кирәк? Аңа кем кирәк? Безгә бу диск кирәкме? Сезгә Зөлфия апа кирәкме? Сиңа ничә билет кирәк? Аларга русча-инглизча сүзлек кирәкме? Сорарга ярыймы, сезгә нәрсә кирәк?

Переведите

Мне нужен врач. Тебе нужен словарь. Детям (балалар) нужна мама. Тебе не нужна книга (китап). Нам не нужно яблоко. Им нужны деньги (акча)? Ей нужно платье (күлмәк)?

Проверьте себя

Миңа табиб кирәк. Сиңа сүзлек кирәк. Балаларга әни кирәк. Сиңа китап кирәкми. Безгә алма кирәкми. Аларга акча кирәкме? Аңа күлмәк кирәкме?

Как говорим о времени действия?

Эшнең вакыты турында ничек әйтәбез?

Истә калдырыгыз! Запомните!

Кайчан? Когда? -Дүшәмбе көнне- в понедельник; ял көнне – в выходной день, августта – в августе, сентябрьдә – в сентябре → используем аффиксы -да/-дә и -та:

гыйнварда

февральдә

мартта

апрельдә

майда

июньдә

июльдә

августта

сентябрьдә

октябрьдә

ноябрьдә

декабрьдә

в январе

в феврале

в марте

в апреле

в мае

в июне

в июле

в августе

в сентябре

в октябре

в ноябре

в декабре

Времена года

кыш

яз

җәй

көз

зима

весна

лето

осень

кышын

язын

җәен

көзен

зимой

весной

летом

осенью

Видеоролик по теме:

Прочитайте и запомните

  • Дәресегез сәгать ничәдә башлана?
  • Тугызынчы яртыда.
  • Ничәдә бетә?
  • Сәгать бердә.
  • Во сколько начинается ваш урок?
  • В половине девятого.
  • Во сколько заканчивается?
  • В час.
  • Зинһар өчен, гафу итегез, сәгать ничә?
  • Минемчә, сәгать биш.
  • Хәзер сәгать дүртме?
  • Юк. Дүрт тулырга ун минут.
  • Әнвәр абый, хәзер сәгать унмы?
  • Әйе, сәгать ун.
  • Ләйсән, сәгать ничә?
  • Минемчә, алты сәгать егерме минут.
  • Гафу итегез, хәзер сәгать өчме?
  • Юк. Хәзер өч сәгать ун минут инде.
  • Извините, пожалуйста, который час?
  • По-моему, пять часов.
  • Сейчас четыре часа?
  • Нет, без десяти четыре.
  • Дядя Анвар, сейчас десять часов?
  • Да, десять часов.
  • Ляйсан, который час?
  • По-моему, шесть часов двадцать минут.
  • Извините, сейчас время три часа?
  • Нет. Сейчас уже три часа десять минут.

Прочитайте и запомните

  • Сәгать ничә, Миләүшә?
  • Унберенче унбиш минут.
  • Сәгать ничә, Абдулла?
  • Икенче алты минут.
  • Сәгать ничә, Марат?
  • Тугыз тулырга биш минут.
  • Сәгать ничә, Алсу?
  • Сигезенче ярты.
  • Который час, Миляуша?
  • Пятнадцать минут одиннадцатого.
  • Который час, Абдулла?
  • Шесть минут второго.
  • Который час, Марат?
  • Без пяти девять.
  • Который час, Алсу?
  • Половина восьмого.

NB! -ынчы / -енче,-нчы /-нче -аффиксы порядковых числительных -(информация об этом была во шестом уроке)

Прочитайте вопросы и найдите к ним ответы

  1. Концерт сәгать ничәдә башлана?
  2. Дәресегез сәгать ничәдә башланырга тиеш?
  3. Сез кайсы көннәрне бассейнга барасыз?
  4. Укучыларның каникуллары кайчан була?
  5. Туган көнегез кайчан?

а) Җәен, кышын, язын һәм көзен. б) Туган көнем егерме беренче мартта. в) Минемчә, сәгать җидедә. г) Дүшәмбе көнне һәм җомга көнне. д) Сәгать уникедә.

Проверьте себя

1 в, 2 д, 3 г, 4 а, 5 б

Ответьте на вопросы

Гафу итегез, хәзер сәгать ничә? Хәзер сәгать дүртме? Сәгать алтынчы ничә минут? Хәзер җиденче ун минутмы? Гафу ит, биш тулырга ничә минут? Хәзер сәгать сигезенче яртымы? Бүген дәресләрең сәгать ничәдә башлана? Радиодан концерт сәгать ничәдә була? Пәнҗешәмбе көнне син сәгать ничәдә өйгә кайтасың? Туган көнең кайчан? Әниеңнең туган көне кайчан? Гафу ит, хәзер сәгать ничә? Ял көнне сиңа кая барырга кирәк?

Напишите словами ответы на вопрос “Сәгать ничә?”.

9.45……………………ун тулырга унбиш минут

11.15 ………………………
7.06 ………………………..
9.30 ………………………..
10.25 ………………………
16.09……………………….
18. 55………………………
21.17………………………
23.20………………………..

Рәхмәт!

Альбина Саетова

Всем привет, меня зовут Альбина! Окончила факультет романо-германской филологии, специализация- английский язык. Татарский- мой родной язык, на котором разговариваю с детства, обучалась в школе. С большой любовью отношусь к татарской культуре, музыке, литературе. Буду рада, если в рамках этого проекта людей, разговаривающих на татарском языке, станет еще больше!