татарский Языки народов России

Татарский язык: 24 урок

Выучи язык с авторами сайта!

Урок двадцать четвертый. / Егерме дүртенче дәрес.

Как употребляем послелоги? / Бәйлекләрне ничек кулланабыз?

 

Прочитайте

– Бу китап нәрсә турында?

– Татарстанның башкаласы Казан турында.

– О чём эта книга?

– О столице Татарстана – Казани.

***

  • Бу рәсемле сүзлек кем өчен?
  • Балалар өчен.
  • Для кого этот словарь с рисунками?
  • Для детей.

 

Истә калдырыгыз! Запомните!

Турында (о), белән (с), өчен (для), саен (каждый), аркылы (через), кебек /шикелле/ сыман/ төсле (как/ похожий); кадәр (до); соң (после), бирле (с (тех пор)), башка (без) – послелоги.

Послелоги в татарском языке используются как предлоги в русском языке.

Послелоги и падежи существительных

Послелоги, требующие сущ. в именит. и притяжат. падежах, личное местоим. в притяжат. падеже Послелоги, требующие сущ. и личное местоим. в направительном падеже Послелоги, требующие сущ. и личное местоим. в исходном падеже
белән (әни белән, алар белән – с мамой, с ними)

өчен (балалар өчен, синең өчен – для детей, для тебя)

турында (әнием турында, шәһәр турында- про мою маму, про город)

кебек (әтием кебек, сезнең кебек – как мой папа, как вы)

төсле (кар төсле- как снег)

шикелле (әти шикелле- как папа)

сыман (агач сыман- как дерево)

саен (ай саен- каждый месяц)

аша, аркылы (күпер аша- через мост)

 

 

таба (урманга таба- в сторону леса)

каршы ( өйгә каршы- напротив дома)

кадәр (кичкә кадәр- до вечера)

чаклы (кибеткә чаклы- до магазина)

хәтле (дәрескә хәтле- до урока)

 

 

башка (Мараттан башка- кроме Марата)

бирле (яздан бирле- с весны)

соң (концерттан соң- после концерта)

тыш (бу эштән тыш- кроме этой работы)

бүтән (әнидән бүтән- кроме мамы)

 

Ответьте на вопросы

Бу китап нәрсә турында (о чем)? Татар теле дәресендә сез нәрсәләр турында сөйләшәсез (о чем)? Циркка нәрсә белән килдегез (на чем)? Дәрескә кадәр син нишләдең (до урока)? Дәрестән соң кая барасың (после урока)? Җәйдән соң кыш киләме (после лета)? Иртәгә сез сәгать ничәгә кадәр укыйсыз (до какого часа)? Синнән соң кем җавап бирә (после тебя)? Алардан башка тагын кем татарча белә (кроме них)? Дустың әнисе кебек укытучы булырга телиме (как мама)? Син кемнәр белән аралашырга яратасың (с кем)?

Дополните предложения и переведите их

Шимбә көнне дусларыбыз белән …………….. бардык. Мин Татарстан турында кызыклы …………………….укыдым. Балалар урам аша ……………. . Ул әтисе кебек ………… булырга тели. Мин бу китапны дустым өчен …………………… Без көн саен татарча ……………. Дүшәмбегә кадәр ул ………………… Спектакльдән соң без кафега …………….. Яздан бирле алар ……………. Татарча-русча сүзлектән башка миндә ………………….

Составьте предложения со словами

Татарлар турында (о татарах), апам белән (с сестрой), сездән соң (после вас), сиңа кадәр (до тебя), алар өчен (для них), дәрестән соң (после урока), җәйгә кадәр (до лета), ел саен (каждый год), атна саен (каждую неделю), шимбәдән бирле (с субботы), синнән башка (без тебя), әнием кебек (как мама).

Скажите правильно в прошедшем времени

Җәйге ял вакытында мин яңа дуслар белән (танышырга). Кичә без гаиләбез белән стадионга (барырга). Алар миңа Казан турында (сөйләргә). Татар теле дәресендә без Татарстан тарихы турында текст (укырга). Кичкә кадәр ул паркта (булырга). Кыштан соң яз (килергә).

Проверьте себя

Таныштым, бардык, сөйләделәр, укыдык, булды, килде.

Составьте диалог по образцу, используя послелоги

Үрнәк:

– Син кемнән соң килдең?

– Русланнан соң.

Переведите

Я читаю книгу об учителях. Мама в магазине купила хлеб с молоком. Каждое воскресенье мы идем в лес. Дети переходят дорогу. До каникул есть еще один месяц. После уроков я помогаю маме. С прошлого месяца (үткән ай) я читаю книгу. Я без тебя не пойду. Ты до какого часа учишься?

Проверьте себя

Мин укытучылар турында китап укыйм. Әни кибеттә ипи белән сөт сатып алды. Якшәмбе саен без урманга барабыз. Балалар юл аша чыгалар. Каникулга чаклы тагын бер ай бар. Дәрестән соң мин әнигә булышам. Үткән айдан бирле мин китап укыйм. Мин синнән башка бармыйм. Син ничәгә кадәр укыйсың?

Рәхмәт!

Фото аватара

Альбина Саетова

Всем привет, меня зовут Альбина! Окончила факультет романо-германской филологии, специализация- английский язык. Татарский- мой родной язык, на котором разговариваю с детства, обучалась в школе. С большой любовью отношусь к татарской культуре, музыке, литературе. Буду рада, если в рамках этого проекта людей, разговаривающих на татарском языке, станет еще больше!