Урок двадцать девятый. / Егерме тугызынчы дәрес.
Как говорим о будущем неопределённом действии? / Киләчәктә буласы билгесез эш турында ничек әйтәбез?
Прочитайте
Дүшәмбе көнне мин сиңа хат язармын. – В понедельник я (возможно) напишу тебе письмо.
Бәлки син бу җырны җырларсың.- Может ты споешь эту песню.
Ул безгә яңалыклар турында сөйләр. (Возможно) он расскажет нам про новости.
Без бу китапны табарбыз. (Возможно) мы найдём эту книгу.
Бәлки сез безгә килерсез.- Может вы придёте к нам.
Минемчә, бүген алар соң кайтырлар. По-моему, они сегодня вернутся поздно. .
Истә калдырыгыз! Запомните!
-р/-ар/-әр; -ыр/-ер – аффиксы будущего неопределённого времени глаголаУл нишләр? Ул укыр, сөйләр, китәр, язар, кайтыр, белер – положительная форма. Мин бармам, син бармассың, ул бармас, без бармабыз, сез бармассыз, алар бармаслар – отрицательная форма. Аффикс -ыр/-ер/-ар/-әр присоединяется к основам, оканчивающимся на согласный, аффикс -р – к основам на гласный. Самая большая трудность в образовании формы неопределенного будущего времени: проблема присоединения нужного варианта аффикса: -ыр/-ер или -ар/-әр. На начальном этапе необходимо заглянуть в словарь, где даются формы инфинитива на –ырга/-ергә/-арга/-әргә: если вы видите в словаре язарга, то в будущем неопределенном следует употреблять язар, если килергә, то килер.яз (пиши) – язар (напишет)ал (возьми) – алыр (возьмет)кил (приди) – килер (придет)кит (уйди) – китәр (уйдет). Форма неопределенного будущего времени используется в случаях, когда речь идет о возможном, вероятном будущем (часто с оттенком намерения). Мин иртәгә кинога барырмын. – Я завтра пойду в кино (наверное, вероятно, я думаю, что… и т.п.)Мин иртәгә кинога барачакмын. – Я завтра (непременно) пойду в кино.Неопределенное будущее время используется в устной и письменной речи намного чаще. Во-первых, само будущее бывает неопределенным и предполагаемым. Во-вторых, эта форма более экономична в произношении.Мин эшләрмен. – Я буду работать (я сделаю).Мин эшләячәкмен. – Я буду работать (я сделаю – с оттенком обязательности). |
Положительная форма неопределенного будущего времени
мин барырмын
син барырсың ул барыр- без барырбыз сез барырсыз алар барырлар |
я пойду
ты пойдешь он пойдет мы пойдем вы пойдете они пойдут |
Отрицательная форма неопределенного будущего времени.
Обратите особое внимание на окончания
мин бармам
син бармассың ул бармас- без бармабыз сез бармассыз алар бармаслар |
я не пойду
ты не пойдешь он не пойдет мы не пойдем вы не пойдете они не пойдут |
Прочитайте
– Гафу итегез, Сез бу атнада Мәскәүгә китәчәксезме?- Хәзер белмим әле. Бәлки китәрмен, бәлки китмәм. ****- Мәдинә сезнең белән театрга барырмы?- Минемчә, барыр, чөнки ул балет белән кызыксына.
Сформулируйте вопросы к указанным ответам
……………………………………….? Минемчә, алар иртәгә авылдан кайтырлар………………………………………..? Дәрестә без бу шигырьне тыңларбыз………………………………………..? Ул кирәкле китапларны табар………………………………………..? Мин дусларым белән сөйләшермен………………………………………..? Безнеңчә, аңа бу хикәя ошар………………………………………..? Сәгать алтыда китап кибетендә очрашырбыз.
Вставьте нужные реплики и прочитайте диалоги.
– ………………………………………………………….?- Минемчә, ул сәгать җидедә кайтыр. ***- … ………………………………………………………..?- Юк, иртәгә алар паркта очрашмаслар. ***- …………………………………………………………?- Ярый, сәгать алтыда килербез. Очрашуга кадәр.
Скажите о будущем неопределённом действии в отрицательной форме
Алар (килергә). Без (әйтергә). Ул (белергә). Сез (чыгарга). Мин (табарга).
Проверьте себя
Килмәсләр, әйтмәбез, белмәс, чыкмассыз, тапмам.
Переведите предложения, используя будущее неопределенное время
Завтра они поедут в деревню. Мы будем читать книгу. Она напишет письмо. Мы будем разговаривать. Ты будешь жить в Казани. Вы будете слушать. Они придут в гости.
Проверьте себя
Иртәгә алар авылга барырлар. Без китап укырбыз. Ул хат языр. Без сөйләшербез. Син Казанда яшәрсең. Сез тыңларсыз. Алар кунакка килерләр.
Напишите переведенные предложения в отрицательной форме
Проверьте себя
Иртәгә алар авылга бармаслар. Без китап укымабыз. Ул хат язмас. Без сөйләшмәбез. Син Казанда яшәмәссең. Сез тыңламассыз. Алар кунакка килмәсләр.
Дәрес тәмам! Рәхмәт!