татарский Языки народов России

Татарский язык: 23 урок

Выучи язык с авторами сайта!

Урок двадцать третий. / Егерме өченче дәрес.

Как говорим об изучении языков?Телләр өйрәнү турында ничек әйтәбез?

 

Прочитайте и запомните– Хәзер сез нинди тел өйрәнәсез?- Без татар телен өйрәнәбез. – Какой язык вы изучаете сейчас?- Мы изучаем татарский язык.Туган телең нинди? Туган телем – татар теле.Мәктәптә нинди телләр өйрәнәсез? Мин рус, татар һәм инглиз телләрен өйрәнәм.Син татарча яхшы сөйләшәсеңме? Мин татарча яхшы аңлыйм, ләкин начар сөйләшәм.Син испанча беләсеңме? Испанча белмим, французча гына беләм.Ә төрекчә беләсеңме? Әйе, төрекчә дә бераз беләм.Син кайсы телдә яхшы сөйләшәсең? Мин русча гына яхшы сөйләшәм.

Истә калдырыгыз! Запомните!

гына/генә, кына/кенә – частицыУл гына – только он,

мин генә – только я,

Булат кына –только Булат,

Фәрит кенә – только Фарит

Переведите

Я знаю только Марата. Дома только я. Ты читал только эту книгу. Подожди еще только два дня. Мы пьем только молоко. Я люблю только тебя. Они знают только русский язык.

Проверьте себя

Мин Маратны гына беләм. Өйдә мин генә. Син бу китапны гына укыдың. Тагын ике генә көн көт. Без сөт кенә эчәбез. Мин сине генә яратам. Алар рус телен генә беләләр.

Истә калдырыгыз! Запомните!

Татарча сөйләшәм – говорю по-татарскиТатар телендә сөйләшәм – разговариваю на татарском языке

туган тел – родной языкчит тел – иностранный языкберничә тел – несколько языков

Прочитайте пословицы о языках, подумайте, какой эквивалент можно подобрать в русском языке* Телләр белгән – илләр белгән.* Тел Төмәнгә илтә.* Теле барның – иле бар.

ПрочитайтеБүген татар теле дәресе була. Дәрес сәгать бердә башлана. Башта без татарча сөйләшәбез, укытучының сорауларына җавап бирәбез. Аннары татарча диалогларны тыңлыйбыз һәм укыйбыз, яңа сүзләрне кабатлыйбыз, биремнәрне эшлибез.ОтветьтеСин нинди телләрдә сөйләшәсең? Татарча яхшы беләсеңме? Татар теле дәресе атнага бер тапкыр гына буламы? Татар теле дәресләре кайсы көннәрне була? Татар теле дәресләрендә сез нишлисез? Сез кемнәр белән татарча сөйләшәсез? Сезнеңчә, татар теле матур телме? Дәресләрдә җырлар, шигырьләр, тизәйткечләр өйрәнәсезме?

Скажите правильноМин татар теле дәресе……. барам. Татар теле дәресе…….. без сөйләшәбез, тыңлыйбыз, укыйбыз, язабыз. Укытучы дәрес…….. безгә күп сораулар бирә. Без укытучы……. тыңлыйбыз, аның сораулары…….. җавап бирәбез.

Проверьте себя

-нә, -ндә, -тә, -ны, -на.

Продолжите предложенияМин бер чит тел генә ………………… Әтием инглизчә бик яхшы ………………. Ул татар гимназиясендә гарәп телен ……………. Без бу җөмләләрне һәм сүзләрне ……………………. Алар өч ай инде төрек телен …………….. Миңа немецча белергә ……………..

Повторите скороговоркуМич башында биш мәче,биш мәченең биш башы.Биш мәченең биш башынаИшелмәсен мич ташы.

Прочитайте текст и расскажите об уроках татарского языка Мин телләр белән кызыксынам. Хәзер мин татар телен өйрәнәм. Татар теле дәресләре атнага ике тапкыр була. Татар теле дәресләрендә без сөйләшәбез, диалоглар сөйлибез, яңа сүзләр өйрәнәбез, грамматик кагыйдәләр белән танышабыз, аларны кабатлыйбыз һәм истә калдырабыз. Без текстлар укыйбыз, аларны тәрҗемә итәбез, төрле биремнәр эшлибез. Укытучы безгә сораулар бирә. Без аны тыңлыйбыз һәм җавап кайтарабыз. Кайбер дәресләрдә без монологлар сөйлибез. Укытучы безне татарча сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтә. Ул безне татарча җырлар һәм шигырьләр һәм тизәйткечләр белән таныштыра. Без аларны дөрес әйтергә өйрәнәбез. Татар теле дәресләре бик кызыклы.

 

Прочитайте стихотворение “Татарча яхшы бел!”- Знай татарский ты язык

Татарча да яхшы бел,Русча да яхшы бел.Икесе дә безнең өченИң кирәкле затлы тел.Татарчасы – туган тел,Безгә газиз булган тел.Атаң-анаң, әби-бабаң,Сине сөя торган тел.Бу телдә рух байлыгыңһәм йөрәк кайнарлыгың.Җырлаган бу телдә безгәСөекле Тукай моңын…Тел кешене дус итә,Бер-берсенә беркетә.Бел, балам, син рус теленһәм онытма үз телең!

Шәйхи Маннур

Рәхмәт!

Фото аватара

Альбина Саетова

Всем привет, меня зовут Альбина! Окончила факультет романо-германской филологии, специализация- английский язык. Татарский- мой родной язык, на котором разговариваю с детства, обучалась в школе. С большой любовью отношусь к татарской культуре, музыке, литературе. Буду рада, если в рамках этого проекта людей, разговаривающих на татарском языке, станет еще больше!